news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәмдүнә Тимергалиева: Җыр - акча эшләү кәсебе түгел

“Акча эшләү өчен генә җырлаучыларны халык 5-6 елдан оныта”, - ди җырчы.

(Казан, 23 апрель, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). “Күпләр җырны акча эшләү кәсебенә әверелдерде. Тик, кагыйдә буларак, андыйларның сәхнәдәге гомере кыска була – күп дигәндә, 5-6 ел. Ягъни, бүген бар, иртәгә юк... Менә мин инде 48 ел сәхнәдә. Бу кадәр озак сәхнәдән төшмәү өчен, бик яхшы репертуар кирәк. Беренчедән, халык җырларын, фольклорны яхшы белү сорала. Аннары күренекле җырчыларның репертуарыннан да хәбәрдар булу мөһим. Ике җыр җырлап, йолдыз булып йөреп булмый, - дип белдерде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында.

“Минем акчасыз чыгышларым да шактый. Бергә гомер иткән, күргән-белгән дусларым, танышларым бар. Алар “Хәмдүнә, җырла инде”, - дип килгән вакытта ничек инде акча сорап торыйм. Без бит җырны, сәхнәне, халыкны яраткан өчен җырлыйбыз”, - ди Хәмдүнә Тимергалиева. 

news_right_1
news_right_2
news_bot