news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәмдүнә Тимергалиева яңа китабында үзен рәнҗеткән артистларның исемнәрен күрсәтергә җыена

Казан җырчыларының ашына кара таракан булып килеп төштем, дип белдерде җырчы "Ком сәгате" тапшыруында.

(Казан, 23 апрель, “Татар-Информ”, Рәмзия Закирова). “Үзем турындагы начар сүзләргә, гайбәтләргә нокта кую максатыннан китап язарга алындым. Аны 65 яшемә чыгарырмын дигән идем, барып чыкмады. Алла боерса, 70 яшемә өлгертергә исәплим. Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән, исемемә начарлык өйгән кешеләрнең һәммәсен исемләп күрсәтәчәкмен”, - ди җырчы. Бу хакта ул “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында белдерде.

Китап "Давыл" дип аталачак.

"Казанга килгәч, миңа берсеннән-берсе яхшы, берсеннән-берсе күренекле җырчылар коллективында эшләргә туры килде. Ул чорда халык мине күреп түгел, ишетеп кенә белә иде. Тик тиздән концертларыма халык күпләп йөри башлады. Бу хәл күпләрнең күңеленә тиде. Өлкән җырчылар арасында да, яшьтәшләрем арасында да көнләшүчеләр булды. Ә көнчелек – бик начар нәрсә. Бу еллардагы бөтен бәхетсезлегем җырым нәтиҗәсендә булды дим инде мин. Бик каты каршылыкларга очрадым, нахак сүз ишетү үзәгемә үтте. Филармониядә иң зур керем миндә иде. Шулай булуга да карамастан, һәрвакыт башыма сугып тордылар. Төрле сәбәпләр табалар иде – күтәрелмәсен генә!”, - дип искә ала Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева . 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100