news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәмдүнә Тимергалиева: Уйный белүче баянчылар аз

Җырчы фикеренчә, Татарстанда “Галигә барам әле” җырын уйный алучы өч кенә баянчы бар.

(Казан, “Татар-Информ”, 24 апрель, Рәмзия Закирова) “Баянчылар күп, ә менә уйный белүчеләре аз. Хәзерге баянчыларның күбесе артка төшеп утыра да, алар белән рәхәт итеп җырлап та булмый. Хәер, соңгы вакытта яшьләр арасында берничә сәләтле баянчы күренә башлады”, - дип белдерде Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында бара торган “Ком сәгате” тапшыруында.

“Хәтерләсәгез, “Галигә барам әле” дигән җырны мин танылган баянчы Рөстәм Вәлиев белән җырлый идем. Ул үлгәч, күңелем төште. Бу җырны башка беркем белән дә башкара алмыйм. Рөстәм Вәлиев минем нәрсә әйтәсемне күз карашыннан белеп тора иде, сәхнәдә үзара бары тик шулай гына аралаштык. Ул баянда уйнаганда, барча күзәнәкләр җырлый торган иде. Гомумән, Рөстәм Вәлиев сәхнәдәге җырчыны үз артыннан уч төбендәге кебек итеп алып бара белә иде”, -ди җырчы.

Хәмдүнә Тимергалиева фикеренчә, бүгенге көндә Татарстанда “Галигә барам әле” не уйный алучылар бары тик өчәү генә. Болар - Илфат Шәехов, Альфред Якшымбетов һәм Ренат Вәлиев. 

news_right_1
news_right_2
news_bot