news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

Иртәгә Тукай исемендәге филармония бинасында Татарстанның халык артисты белән хушлашалар.

Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу иртәгә, 15 сентябрьдә, сәгать унда Казанның Павлюхин урамындагы 73 йортта урнашкан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә була. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәмдүнә Тимергалиева Казанда җирләнәчәк», — диелә хәбәрдә.

  • Бүген «Татар-информ» агентлыгы Хәмдүнә Тимергалиева вафат булуын хәбәр иткән иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100