Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хәмдүнә Тимергалиева үзенә Башкортстанның халык артисты исеме бирелгәнен белми калган
Татарстанның халык артисты бүген вафат булды.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген иртән вафат булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җырчы, Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташ дусты Винарис Ильегет хәбәр итте.
«Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш иде. Әмма ул бу хакта үзе белми калды», — дип сөйләде Винарис Ильегет.
Таныклык тапшыру указын Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә имзалаган, әмма ул тантаналы рәвештә җырчыга тапшырылмаган булган.
Бу хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы, иҗатташ дусты Илһам Шәриф раслады.
- Бүген «Татар-информ» агентлыгы Хәмдүнә Тимергалиева вафат булуын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз