news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәмдүнә Тимергалиева "Алтын йолдыз" сыны белән бүләкләнде

Бу минутларда Казанда "Болгар" радиосы Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы бара.

Хәмдүнә Тимергалиева "Алтын йолдыз" сыны белән бүләкләнде
Салават Камалетдинов

 (Казан, 9 декабрь, "Татар-информ", Эльвира Шакирова). Бу минутларда Казанда "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы башланып китте. Радио тыңлаучыларның мәхәбәтен яулаган җырчыларга "Алтын йолдыз" сынын өләшәләр.

Тантананы "Болгар" бию театры ачты. "Алтын йолдыз" сынын иң беренчеләрдән булып Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева алды. Ул "Татар эстрадасы легендасы" номинациясендә бүләкләнде.

Быел зур тантана бишенче мәртәбә уздырыла. Милли музыкаль премиягә 35 җырчы лаек булыр дип көтелә.

Премия тантанасын "Болгар" радиосы ди-джейлары Ләйсән Гарифуллина, Илфак Хафизов, Илфар Кәримов һәм Гөлназ Фәйзрахманова алып бара

news_right_1
news_right_2
news_bot