news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Хәмдүнә Тимергалиева 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә
Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында күренекле татар җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиеваның 60 яшьлек юбилее концерты узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония залында күренекле татар җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиеваның 60 яшьлек юбилее концерты узачак.
Хәмдүнә Тимергалиева “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, концертта Татарстаннан гына түгел, җырчының туган ягы Башкортстан якларыннан да артистлар киләчәк. «Музыка кичәсе дүрт сәгатькә сузылыр дип уйлыйм. Тамашачыга җырларны татар эстрадасының танылган йолдызлары – Рафаэль Ильясов, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин, Рәсим Низамов, Илһам Шәриф һәм башкалар бүләк итәчәк. Минем концертымда тавышы булган җырчылар гына катнаша. Тамашада классик, эстрада, халык җырлары яңгырачак”, - дип белдерде җырчы. Шуны да әйтергә кирәк: тамашада Хәмдүнә Тимергалиева үзе язган “Язмыш” җырын да башкарачак.
«Мин тамашачыга сирәк күренергә тырышам. Җырчыны халык сагынып торырга тиеш, дип саныйм. Мин гомер буе бөек җырчылар, яхшы музыкантлар белән аралаштым. Укытучым, остазым Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров иде. Гомерем заяга узмавына сөенәм”, - диде җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot