news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәлим Җәләй "Әбүгалисина" әсәрен һәр татар белергә тиеш дип саный

Татарстан китап нәшрияты сайтында әлеге әсәрне бушлай тыңлап була.

Хәлим Җәләй "Әбүгалисина" әсәрен һәр татар белергә тиеш дип саный
архив/Султан Исхаков

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй Татарстан китап нәшрияты сайты өчен Каюм Насыйриның "Әбүгалисина" әсәрен укыды. Аның фикеренчә, бу әсәрне һәр татар белергә һәм укырга тиеш. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә җиткерде.

Хәлим Җәләй аудиокитаплар яздыру эшен хуплавын белдерде. "Бүгенге көндә кулга китап тотып укучылар саны азая, вакыт юклыкны сәбәп итәләр. Татар кешесе "Әбүгалисина" кебек әсәрләр белән таныш булырга тиеш. Китап укырга вакытлары юк икән, аудиокитап тыңларга вакыт табарга кирәк", - диде ул.

Аудиокитапны нәшрият сайтында әлеге сылтама аша түләүсез тыңларга мөмкин.

Татарстан китап нәшрияты аудиокитап яздыру эшен 2019 елда да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot