news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлим Җәләйне Казанда Самосыроводагы мөселман зиратында җирләделәр

Халыкчанлыгы белән дан казанган театр артисты белән бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда хушлаштылар.

Хәлим Җәләйне Казанда Самосыроводагы мөселман зиратында җирләделәр

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләй Казанда Самосыроводагы мөселман зиратында җирләнде. Ул кичә 81 яшендә вафат булды.

Халыкчанлыгы белән дан казанган театр артисты белән бүген Галиәсгар Камал театры каршындагы мәйданда хушлаштылар. Соңгы юлга озатуда мәрхүмнең туганнары, дуслары, тугры тамашачылары катнашты.

Мәрәсимдә мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, сәхнәдәшләре, якташлары мәрхүмнең якты истәлегенә хатирәләре белән уртаклаштылар. Ансар хәзрәт Мифтахов Хәлим Җәләй рухына дога кылып, җеназа намазы укыды.


Хәлим Җәлай Татарстанның 1940 елның 27 апрелендә Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Училищены тәмамлаганнан соң Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына.

1976 елда аңа Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты исеме бирелә.

Ул язучы һәм тәрҗемәче дә иде. Ул «Корчаңгы тай һәм Таз малай» (1992), «Турай батыр» (1993), «Шәрә бүре» (1994), «Аю белән Төлке» (1997), «Пәриле күл буенда» (1998) исемле әкият-поэмалар авторы. 1990 елларда Камал театрның кече сәхнәсендә Җәләйнең берничә әкият-пьесасы («Тылсымлы йозак», «Шәрә бүре», «Шомбай эшләпәсе») буенча маҗаралы спектакльләр дә күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100