news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү

Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары сүзләренчә, республика җыелма командасының планнары зурдан.

Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан җыелма командасының бурычы - синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында мактау пьедесталына эләгү. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Татарстан командасы медальләр җыелмасын ярышларның беренче көнендә солистлар арасында техник программада Олеся Архипованың бронза медале белән тулыландырды.

“Һәр дисциплинада, һәр программада пьедесталга өметләнәбез. Команданың тренеры яшь һәм амбициоз, планнары зур. Үз суыбыз, үз утыбыз, үз җанатарларыбыз: барысы да файдага булырга тиеш. Татарстан җыелма командасы биредә өйрәнү-тренировка җыеннарында булды, шуңа күрә барысы да килеп чыгарга тиеш”, - диде Шәйхетдинов.

Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасын берьюлы ике команда тәкъдим итә.

25-27 апрельдә Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100