news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлил Шәйхетдинов спорт темасына яңалыклар турында: Миңа тиз кирәк, вакытында кирәк

Министрның беренче урынбасары күп кенә спорт яңалыкларын сайтлардан белүен әйтте.

Хәлил Шәйхетдинов спорт темасына яңалыклар турында: Миңа тиз кирәк, вакытында кирәк
Рамиль Гали

(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, спорт темасына язучы журналистлар мәгълүматны мөмкин кадәр оператив бирергә тиеш. Бу хакта ул бүген IT-паркта – Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә белдерде.

“Миңа спорт журналистларының мәгълүматны тиз бирүе ошый. Бу мине сөендерә. Оятыма, мин теге яки бу ярышларда җиңү яки җиңелүләр турында кайбер сайтларга кергәч кенә беләм. Коллегаларым, я үзем ачкач, спортчыларның казанышлары турында сайтлардан укып беләбез. Аннары 15-20 минут, ярты сәгать үткәч кенә, баш тренер хәбәр итә. Кайвакыт ниндидер чараларда булсам, тренер белән элемтәгә керә алмасам да, сайтка кереп, шуннан мәгълүмат алам. Хәбәр тиз бирелмәсә, башка каналлар аны синнән тизрәк бирәчәк. Шуңа күрә барысын да күзәтеп барырга кирәк. Спорт ул динамиканы ярата. Шәхсән минем үзем өчен тиз кирәк, вакытында кирәк. Раил кичә батыр калып, аны иртәгә язып чыксалар, ул миңа кирәкми. Ул бүген, я кичә кирәк иде. Безнең күп чаралар шимбә-якшәмбе уза. Мин инде аны берәр каналдан күргәнмен икән, иртәгә мин бу хакта мәкаләне укымаячакмын. Әгәр дә инде иртәгә булса да, проблемалары белән тирәнтен язалар икән, шул вакытта гына укыячакмын”, - дип белдерде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның фикеренчә, кайбер вакыйгаларны татар журналистлары көчлерәк тә яктырткан кебек. “Алар минем белән дустанә элемтәдә. Бүгенге көндә кызыклы, эчтәлекле мәгълүмат бирәләр. Сезнең белән аралашу үзе бер рәхәт”, - дип мөрәҗәгать итте ул спорт өлкәсендә яхшы хәбәрдар журналистларга.

Хәлил Шәйхетдинов әйтүенчә, журналистлар хәзер эш өчен уңайлы мәйданчык булырга тиешлеген аңлый. “Шуңа күрә ярышлар уздырганда, матбугат үзәкләренең яхшы җиһазлар белән тәэминат ителеше кайгыртыла. Ярышларны үткәрергә була, ләкин әгәр мәгълүмат таратмасак, бу буш эш булачак. Уңайлы мәйданчык булуы әһәмиятле. Һәр спорт объектында матбугат үзәге бар”, - диде министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100