news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хәлил Шәйхетдинов: «Россиянең Универсиаданы инде 35 ел кабул иткәне юк»

Министр урынбасары фикеренчә, бөтен ил халкының теләктәшлеге, Казанның географик урыны, заманча спорт инфраструктурасы, Татарстан студентларының спорттагы казанышлары Казанга 2013 ел Универсиадасын яуларга ярдәм итәргә тиеш

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Россиягә Халыкара студентлар спорты федерациясенең бәяләү комиссиясе (FISU) делегациясе килде. Бүген кич аларны Казанда көтәләр. Вице-президент Стефан Берг җитәкчелегендәге төркем берничә көн дәвамында Казанның 2013 елгы Универсиаданы кабул итәргә әзерлеген тикшерәчәк. Казан FISU делегациясе маршрутындагы ахыргы пункт. Комиссия әгъзалары безнең көндәшләр – Испаниянең Виго һәм Көньяк Кореянең Гван Джу калаларында булырга өлгергән инде. Кунаклар бездән нинди фикерләр белән китәр, бу хакта нәтиҗәләр тагын ике атнадан игълан ителәчәк. 31 майда Брюссельдә 2013 елгы җәйге Универсиада хуҗабикәсенең исеме мәгълүм булачак.
Быелгы кандидат шәһәрләр белән чагыштырганда Казанның өстенлеге нидә, бу юлы нинди моментлар безнең файдага эшләргә мөмкин? Бүген «Татар-информ» студиясендә онлайн режимында узган конференциядә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бу уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.
«2011 елгы Универсиада өчен көрәштән аермалы буларак, бу юлы заявка кампаниясенә тәҗрибә туплап килдек, нинди юнәлештә эшләргә кирәк икәнен беләбез. FISU Башкарма комитеты әгъзалары арасында үз вәкилебез булу элемтәләр урнаштырыга ярдәм итте. Шуңа күрә бу юлы заявка кампаниясен алып барырга җиңелрәк, әммә җаваплылыгы тагын да зуррак, артка юл юк», – ди министр урынбасары. Бу юлы Көньяк Корея шәһәрен Казанның төп көндәше дип саныйлар. Хәлил Шәйхетдинов белдерүенчә, халыкара ярышларны уздыру буенча шактый тәҗрибә туплаган бу калада ярышларны оештыруның ныклы системасы урнашкан. Шулай да ул заманча спорт корылмалары буенча бездән калыша. «Универсиада өчен Казанда 48 спорт корылмасы файдаланылачак. Шуның 39 ы инде әзер. Сафка баскан һәм төзелә торган объектларның барысы да заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә», – ди министр урынбасары. Икенчедән, Казанның уңайлы географик урыны Универсиада башкаласы язмышын хәл иткәндә төп рольне уйнарга мөмкин. Шәһәр матурлыгы белән дә җәлеп итәргә мөмкин. «Безнең өстенлек тагын шунда: Казан, республика халкы гына түгел, бөтен россияле бу ярышның бездә узуына теләктәшлек белдерә. Әһәмияте ягыннан Олимпия уеннарыннан гына калышучы Универсиада Испаниядә дә, Көньяк Кореядә дә соңгы 10 елда икешәр тапкыр узган. Ә Россиянең халыкара студентлар спорты ярышларын инде 35 ел кабул иткәне юк», – ди Хәлил Шәйхетдинов. Министр урынбасары фикеренчә, FISU әгъзалары карар кабул иткәндә, Казанның 100 дән артык милләт һәм конфессия вәкилләренең үзара аңлашып яшәү үрнәге, студентлар шәһәре булуы да, аларның спорттагы казанышлары да үз ролен уйнамый калмас. Татарстан студентлары Бангкокта узган соңгы Универсиадада 3 әр алтын һәм бронза, 2 көмеш медаль яулаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot