news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлил Шәйхетдинов Рафис Борһановны укытучы исемен югары дәрәҗәгә күтәрер дип саный

Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары яңа мәгариф министрын тәҗрибәле, таләпчән һәм гадел җитәкче дип бәяләде.

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Мәгариф һәм фән министрлыгының яңа җитәкчесе Рафис Борһанов укытучы исемен югары дәрәҗәгә күтәрә алырлык шәхес. Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде.

“Рафис Тимерханович белән бергә берничә ел (2010-2014 еллар - ТИ) эшләдек. Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Ул җитәкче генә түгел, зур хәреф белән Укытучы. Аның белән эшләү уңай, ул – таләпчән, әмма гадел, коллектив өчен борчылып эшли торган җитәкче. Җитәкче булгач, төрле фикер әйтәләр, әмма Рафис Тимерханович турында бер җирдә дә начар фикер ишеткәнем булмады”, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Аның фикеренчә, бүгенге катлаулы вазгыятьтә Рафис Борһанов кебек кешенең министрлыкка килүе бик уңай булачак. “Аның тәҗрибәсе хәзер мәгариф өлкәсендә җыелган күп проблемаларны хәл итү өчен уңайлы булыр дип уйлыйм”, – диде ул.

Хәлил Шәйхетдинов, мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз элемтәдә булган министрлык вәкиле буларак, бүген өлкәнең бик катлаулы икәнен билгеләп үтте.

“Хәзер бөтен кеше күп белә, бар кеше акыллы, барысы да яза, сөйли, кешеләр бер-берсе ишетергә теләми. Барысы да үзен хаклы саный. Өлкә бик зур, аңа күп кешеләрнең катнашы бар. Шуңа күрә азрак салкын җил иссә дә, шунда ук барысы да сизә. Рафис Тимерханович “мин – җитәкче, мин хаклы” дип эшләүче кеше түгел, олыларны – олы, кечене – кече итә белгән кеше. Авырлык килгәндә, ул беренче ярдәмгә килә. Шуңа күрә ул укытучы исемен югары дәрәҗәгә күтәрер дип уйлыйм”, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Хәлил Шәйхетдинов яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының элекке министр Энгель Фәттахов белән дә бик уңай эшләвен билгеләп үтте. “Яңа министр Энгель Нәвапович белән башлаган эшләрне яңа дәрәҗәгә җиткерер”, – дигән өмет белдерде ул.

4 декабрьдә Рафис Борһанов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100