news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәлил Шәйхетдинов Казан чаңгы марафонын уздыруны шәрехләде

Юдинода Казан чаңгы марафоны узды, анда 700гә якын спортчы катнашты.

Хәлил Шәйхетдинов Казан чаңгы марафонын уздыруны шәрехләде
Михаил Захаров

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Казан чаңгы марафонын уздыруны шәрехләде.

«Бүгенге Казан чаңгы марафоны 52 нче тапкыр үткәрелә, аңа җылы, уңайлы һава торышы һәм яхшы трасса булды. Татарстанда чаңгы спорты популярлаша баруы шатландыра. Безнең чаңгычыларның Россия һәм халыкара ярышларда катнашуы шуның ачык мисалы булып тора. Без дөрес юлда, безнең девиз: «массачыллыктан – осталыкка». Мондый стартларны үткәреп, халыкны чаңгы ярышлары белән шөгыльләнүгә җәлеп итәбез дип ышанам, ә талантлы спортчыларга республиканы дөнья беренчелекләрендә тәкъдим итү мөмкинлеген бирәбез», — дип уртаклашты Шәйхетдинов.

Шулай ук ул Красноярскида уза торган Универсиада турында да сөйләде: «Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Россиядә беренче тапкыр кышкы универсиада узуы белән горурланам. Җылы мөнәсәбәтләр һәм җылы климат, якты һәм кызыклы ачылыш, Россия Президенты Владимир Путинның катнашуы - болар барысы да чараны югары дәрәҗәдә үткәрү турында сөйли».

Бүген Юдино бистәсендә 700гә якын спортчы катнашында Казан чаңгы марафоны булып узды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100