Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Хәлбуки”дә татар балалары өчен йөз ел элек язылган дәреслекләр турында фикерләштеләр
Йөз ел элек татар балаларына дәресләрдә дин, Казанның алыну тарихы һәм ханнар турында сөйләгәннәр.
(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Хәлбуки” лекториеның чираттагы лекциясендә йөз ел элек татар балалары өчен язылган дәреслекләр турында фикер алыштылар.
Бүген спикер Айрат Шәвәлиев “100 ел элек татарлар милли тарих турында” дигән темага лекция уздырды.
Чара башланыр алдыннан “Гыйлем” проектының баш мөхәррире Айдар Шәйхин Гөлназ Кадыйрованы март аеның иң актив әйдаманы буларак билгеләде.
Айдар Шәйхин Галимҗан Галимовны да аерым билгеләп әйтте. Галимҗан “Хәлбуки” командасында әле күптән түгел генә икән. “Сез Галимҗанның эшчәнлеген күрмәскә дә мөмкинсез, әмма татарда андый кеше булганга горурланырга кирәк диде”, - диде ул.
“Йөз ел элек җәдидчеләр белән кадимчеләр укыту буенча бәхәскә килгән. Бу вакытта дөньяви фәннәр укыту гамәлгә керә. Аннан “Без кем?” дигән сорау да туа. Татарлармы, болгарлармы, төркиләрме? Бу сорауга җавапны Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри да эзләгән”, - диде Айрат Шәвәлиев.
Теманы ачу өчен Айрат Шәвәлиев Габделбари Баттал-Таймасның “Татар тарихы” исемле китабына мөрәҗәгать итте. Бу китап балаларга дәреслек буларак 1912 елда Казанда нәшер ителгән. Китапта Болгар җиренә Ислам дине килү, шулай ук Казан ханлыгының җимерелүе тасвирлана. Биредә ханнар турында да фикерләр бар. Гадәттә, балалар ханнарны “кумир” итеп күрсен өчен, алар акыллы, зирәк һәм батыр итеп сурәтләнә. Мәсәлән, Чыңгыз хан нык, үз ирегендәге кеше, Батый хан олы гәүдәле, кызыл йөзле, ачык чырайлы, сәясәт эшләрен оста алып баручы, батыр буларак тасвирлана.
“Без кем?” дигән сорауга әлеге китапта төгәл җавап юк. Ул монголларны “теге” татарлар, ягъни Азиядән килгән татарлар дип билгели. Шулай ук татарларны болгарлар белән монголлар кушылу нәтиҗәсендә туган милләт дип карый. Калган китапларында автор төрки татарлар дигән термин да куллана.
“Хәлбуки”ның алдагы утырышы бер атнадан булачак. Ул күк, галәм һәм йолдызлар темасына багышлана.
Белешмә: "Хәлбуки" леторие "Гыйлем" проекты кысаларында эшли. Төрле фәнни темаларга багышланган лекцияләрдә күп кенә яшь галимнәр чыгыш ясый. Һәр лекторий фәнни белемне популярлаштыру һәм татар телен фән теле буларак куллану даирәсен арттыру максатыннан оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз