news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл продукциянең бердәм стандарты Евразия икътисади советында төзеләчәк

Безнең продукция бәясе, сыйфаты, логистика буенча кызыклы, ди “Хәләл” халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге җитәкчесе.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). “Хәләл” продукциясенең бердәм стандарты якын арада Евразия берлеге кысаларында булдырыла. “Хәләл” халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге җитәкчесе Айдар Газизов Самарада Бөтендөнья хәләл көне кысаларында уза торган Идел буе инвестицион форумында сөйләде. Бу турыда “Интерфакс” хәбәр итә.

“Бездә Евразия "хәләл" стандартлаштыру һәм сертификацияләү берлеге бар. 2012 елда без аны Астанада (хәзер Нур-Солтан) оештырдык. Оешмага яңа этәргеч бирергә телибез. Бер атна элек кенә мин Казахстанның югары мөфтие белән очраштым. Якын арада без Евразия берлеге кысаларында “Хәләл” бердәм стандартын булдырачакбыз", - диде ул.

Айдар Газизов фикеренчә, Россиянең һәм БДБ ның хәләл продукция җитештерү һәм экспорт буенча потенциалы бик зур. “Без гарәп илләреннән килгән коллегалар белән даими аралашып торабыз. Бу илләр азык-төлек продуктларының 70-80 процентына кадәр чит илгә чыгара, алар Россия продукциясенә бик мохтаҗ", - диде ул.

Үзәк мәгълүматлары буенча, хәзер Россиянең 200дән артык компаниясе аның сертификациясен узган, алар үз продукциясен экспортлау нияте турында белдергән, 20дән артык компания аны Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Иордания, Мисыр һ.б. кебек мөселман илләренә экспортка җибәрәләр инде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100