news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Хәләл” продукция ярминкәсендә “Сабыйга” акциясе кысаларында балалар кул эшләре сатылачак

Ярминкә бу шимбәдә “Казан” агросәнәгать паркында үткәрелә

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). “Татар-информ” алдан хәбәр иткәнчә, 29 ноябрь шимбәсендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә “Казан” агросәнәгать паркында II Республика “Хәләл” продукция ярминкәсе була.

“Зәкят” хәйрия фонды да әлеге чарада катнашырга планлаштыра: сатуга балаларның кул эшләре тәкъдим ителәчәк. Алынган керем “Гаврош” балалар йорты һәм Татарстанда беренче балалар хосписы исәбенә күчереләчәк. Хәйрия чарасы“Сабыйга” акциясе кысасында үткәрелә, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot