news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл продукция һәм хезмәтләр буенча дәүләтара техник комитет оешачак

РФ метрология һәм техник көйләнеш федераль агентлыгы җитәкчесе хәләл продукция һәм хезмәтләр өлкәсендә халыкара багланышлар кирәклеген әйтте.

(Казан, 29 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). РФ метрология һәм техник көйләнеш федераль агентлыгы җитәкчесе Антон Шалаев Хәләл продукция һәм хезмәтләр буенча дәүләтара техник комитет оешачагын әйтте.

«Быел июльдә, ике атна элек, Дәүләтара метрология, стандартизация һәм сертификация советы тарафыннан хәләл продукциясе һәм хезмәтләре буенча дәүләтара техник комитет булдыру карары кабул ителде. Бу комитетны булдыру инициаторы — Казахстан, РФ дә бу комитетка керде. Бу стандартлаштыру буенча эшне тәңгәлләштерергә мөмкинлек бирәчәк», — диде Антон Шалаев KazanSummit 2021 форумында хәләл стандартлар буенча сессиядә.

Ул хәләл продукция һәм хезмәтләр өлкәсендә халыкара багланышлар кирәклеген әйтте. «Илдәге таләпләр халыкара таләпләргә туры килергә тиеш. Хәләл продукциясе — Россия җитештерүчеләре өчен экспорт потенциалы да. Халыкара төбәк оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек кенә илнең хәләл продукциясен базарга чыгару мөмкинлеген бирәчәк», — дип ассызыклады Шалаев. 

Ул 2020 ел азагында РФ нең стандартлаштыру законына үзгәрешләр кертелгәнен, аларның быел июльдә үз көченә кергәнен искәртте. «Алар билгеле бер шартларда халыкара стандартларны турыдан-туры кулланырга мөмкинлек бирәчәк», — дип белдерде Шалаев.  

Спикер проблемаларга да тукталды. «Хәләл ризык һәм хезмәтләр буенча ирекле сертификация эше ахыргача җайга салынмаган. Кызганыч, закон әлегә безгә ирекле сертификация өлкәсендә контроль мөмкинлеген бирми. Федераль хакимият оганнары арасында гына түгел, барлык кызыксынган якларның хезмәттәшлеге кирәк», — диде Антон Шалаев.

«Әгәр без базар ничек үсеш алуы, стандартлар турында бер телдә сөйләшсәк, алга хәрәкәт яхшы булачак. Россиядә хәләл хезмәтенең потенциалы зур. Дәүләт бу потенциалны куллану өчен стандартизация, аккредитация, сертификация кебек нәтиҗәле коралларны кулланырга тиеш», — дип әйтте Шалаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100