news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл продукция экспортын 2024 елга ике тапкырга арттыру планлаштырыла

Олег Пелевин сүзләренчә, «Хәләл» халыкара сертификатын алу һәм яңа җитештерүчеләрне җәлеп итү белән актив эш алып барыла.

(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанда хәләл продукция экспортын ким дигәндә ике тапкырга арттыруны ниятлиләр. Әлеге бурыч 2024 елга кадәр куелган. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында хәбәр итте.

«Импортны алыштыру өчен республика маркетинг үзәге ресурсларын актив файдаланырга кирәк. Хәзерге вакытта дөньяда хәләл продукциясен кулланучылар артты. Бу — безнең товар җитештерүчеләребез продукциясен экспортлауны үстерү өчен яхшы мөмкинлек. Республиканың агросәнәгать комплексының хәләл продукциясе россия регионнарында һәм чит илләргә (Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Германия) уңышлы сатыла», — ди ул.

Пелевин сүзләренчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда хәләл җитештерүче продукциянең гомуми күләме 7 миллиардтан артык сумманы тәшкил иткән. «Хәзерге вакытта республикада 70тән артык хәләл продукция җитештерүче бар. «Хәләл» халыкара сертификатын алу һәм яңа җитештерүчеләрне җәлеп итү белән актив эш алып барыла», — диде ул.

«Бүгенге көндә хәләл продукция экспортын үстерү өчен, экспортны үстерү стратегиясе расланды, Россия мөфтиләр советы каршындагы «Хәләл» сертификациясен халыкара стандартлаштыру үзәге белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды», — диде Пелевин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100