news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл продукция базары дөньяны бик тиз яулый — РФ мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе

Хәләл индустрия мөселманнар арасында гына түгел, ә сәламәт ризыклар ашау яклы булучылар арасында да үсештә, ди ассоциация җитәкчесе.

Хәләл продукция базары дөньяны бик тиз яулый — РФ мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе
Султан Исхаков

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда хәләл индустрия бик актив үсеш кичерә. Россия мөселманнары эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов шундый фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында белдерде.

“Хәләл индустрия мөселманнар арасында гына түгел, ә сәламәт, консервланмаган ризыклар ашау яклы булучылар арасында да үсештә. Безнең ассоциация үзенең әгъзаларына һәм партнерларына бу юнәлештә Казанда һәм Татарстанда эш алып барырга ярдәм итә. Хәләл продукция базары дөньяны бик тиз яулый. Төрле бәядәге кафе һәм рестораннар ачылып тора. Мәскәүдәге рестораннарда да хәләл меню тәкъдим ителә һәм бу продукциягә ихтыяҗ булуны тагын бер кат исбатлый. Хәләл продукция – ул бездә яшәүче һәр гражданин өчен сәламәт ризык”, – диде Айдар Шаһимәрданов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100