news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл һәм хәмерле туй арасында эшләр өчен аерма күрмим – тамада Нурзадә

Җырчы хәләл мәҗлесләрне алып баручылар сертификат нигезендә эшләргә тиеш, дигән фикер белән ризалашмавын белдерде.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Тамада, җырчы Нурзадә Вәлиуллина фикеренчә, хәләл туйларга сертификат бирү идеясе дөрес түгел. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.

Исегезгә төшерәбез, дини җырлар башкаручы, тамада Ильяс Халиков хәләл мәҗлесләрне алып баручылар, хәләл продукция җитештерүчеләр кебек үк, махсус дини оешмалардан сертификат алырга тиеш дип белдергән иде. Аның фикеренчә, хәләл булмаган мәҗлесләрне алып барган очракта, сертификат кире алынырга тиеш.

Нурзадә бу идеяне кире кагуын белдерде: “Сертификат алсам, хәләл булмаган мәҗлес оештырырга теләүчеләргә:“ Минем сезнең хәмерле туйга барып сертификатымны югалтасы килми”, - дип, сертификатымны саклап өйдә утырыйммы? Ни өчен дини кеше генә алып барырга тиеш? Ул бит мәҗлес. Аларның бәйрәмнәре”, – ди ул.

“ Мин биш вакыт намазымны укыймыйм да, Аллаһ Тәгаләгә ышанмыйм дигән сүз түгел бит әле ул. “ Мин бит аларга дога укымыйм. Миңа хәләл туй алып барырга дип мөрәҗәгать итсәләр, “Юк, мин алып бармыйм, минем сертификатым юк”, - дип әйтергә тиешме?” – дип сөйләде тамада.

Нурзадә туй алып бару өчен сертификат кертүне сораган Ильяс Халиковның бу өлкәдә тәҗрибәсе чагыштырмача зур булмауга ишарә ясады.

“Мин мәҗлесләр алып бара башлаганда Ильяс Халиковның исеме дә юк иде әле. Намазда булган егет һәм кызлар, шәригатьчә киенмичә, гади күлмәкләрдән аракысыз туйлар уздыралар иде. Туй бит ул эчеп кенә күңел ачу дигән сүз түгел”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100