Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Хәләл" комитеты RUSSIA Halal Expo күргәзмәсендә мастер-класслар уздырырга остазлар чакыра
Бүгенге көндә каллиграфия, кулинария, косметология, декоратив косметика, мөселман модасы аеруча актуаль булып тора.
(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандартлары Комитеты "Россия — Ислам дөньясы: "KazanSummit 2018" X Халыкара икътисади саммиты кысаларында узачак RUSSIA Halal Expo 2018 Халыкара күргәзмәсендә мастер-класслар уздыру өчен остазлар һәм лекторлар туплауны игълан итте. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Оештыручылар катнашучыларга күргәзмә мәйданчыгын түләүсез куллануга тапшыра һәм күргәзмәгә килүчеләргә үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
"Күргәзмәнең максатчан аудиториясе - сәламәт яшәү рәвеше алып барган мөселманнар. Бүгенге көндә күргәзмәне оештыручылар өчен аеруча актуаль булып каллиграфия, кулинария, косметология, декоратив косметика, мөселман модасы һәм башка темаларга мастер-класслар тора. Шулай ук, психология, медицина, дөрес туклану хакында лекцияләр үткәрү һәм якынлашып килүче изге Рамазан аена рухи һәм физик әзерлек, ифтарлар оештыру буенча да треннинглар уздыру да хуплана", диелгән әлеге хәбәрдә.
Халыкара күргәзмә Казанда 10 - 12 май көннәрендә "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комлексында узачак. Искәртеп үтик, саммит Halal Life Style ("Хәләл яшәү рәвеше") темасы кысаларында үтәчәк.
RUSSIA Halal Expo 2018 күргәзмәсендә мастер-классларда остаз, лектор, тренер сыйфатында катнашырга теләүчеләр гаризаларын: +7904-768-75-84, +7950-310-11-33 телефоннары аша бирә яки электрон почтага info@halalrt.com юллый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз