news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Хәләл” комитеты корбан чалу тәртипләрен аңлата

Шуның өчен махсус листовкалар һәм плакатлар әзерләнгән

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты, Корбан бәйрәмен каршылап, махсус листовкалар һәм плакатлар әзерләгән. Аерым алганда, аларга корбан чалуның таләпләре һәм тәртипләре язылган. Плакатлар 500, ә листовкалар 6 мең тираж белән бастырылып, алар республика һәм аның башкаласы Казан мәчетләренә таратылачак. Плакатлар исә корбан маллар хәләл булсын дигән теләктән әзерләнгән. .

Шулай ук плакатларга ТР МДНне “Хәләл” стандартлар комитетының һәм halalrt.ru сайты, телефоннары ( 8 (843) 238-33-71, 292-20-08), электрон адресы (info@halalrt.com) күрсәтелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100