news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Хәләл» комитеты азык-төлектә хәләл тамгасын рөхсәтсез куллану очрагы турында кисәтә

Комитет белгечләре «Слово мясника» исеме белән чыккан әлеге ашамлыкны сәүдә ноктасыннан алган.

«Хәләл» комитеты азык-төлектә хәләл тамгасын рөхсәтсез куллану очрагы турында кисәтә
Солтан Исхаков

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты азык-төлектә хәләл тамгасын рөхсәтсез куллану һәм аны кибет киштәләрендә сату очрагы табылу турында хәбәр итә. Бу турыда нәзарәт сайтында игълан ителде.

«Слово мясника» исеме астында чыккан әлеге ашамлык һәм аның җитештерүчесе Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитетында сертификация узмаган. Аны сертификацияләү мәсьәләләре буенча Комитет җитештерүче белән эшлекле һәм консультатив багланышлар да алып бармый. Игътибарлы булыгыз», диелә бу хәбәрдә.

Хәзерге вакытта Комитет белгечләре тикшерү үткәрәләр һәм әлеге ашамлыкны сәүдә ноктасыннан алганнар.

Диния нәзарәте сайтында әлеге ризыкның фотосы да куелган:

news_right_1
news_right_2
news_bot