news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Хәләл" комитет Бөтендөнья Хәләл Советының Башкарма комитеты әгъзасы булды

Төрле илләрдә "хәләл" сертификатын бирә торган оешмалар арасында хезмәттәшлекне ныгытучы Хәләл Советы 1999 елда Индонезиядә оештырылган.

"Хәләл" комитет Бөтендөнья Хәләл Советының Башкарма комитеты әгъзасы булды

(Казан, 15 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты беренче тапкыр Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) Башкарма комитеты әгъзалары составына кертелде. Шулай ук әлеге Советның моңа кадәр "Хәләл" комитетына бирелгән сертификаты срогы да озайтылды. Әлеге документ Совет эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бөтендөнья Хәләл Советы Индонезиядә 1999 елда төрле илләрдә "Хәләл" сертификатын бирүче оешмалар арасында элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан оештырыла. Хәзер Совет уннан артык илне берләштерә һәм "хәләл" индустрия өлкәсен җайга салучы органнарның берсе булып тора.

ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин 13-14 ноябрьдә Индонезиянең Джакарта шәһәрендә узган Бөтендөнья Хәләл Советының 17нче Генераль ассамблеясендә катнашты. Хезмәттәшлекнең дәвам итүе турында шунда билгеле булды. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100