Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Хәләл” генераль директоры Россия кошчылык берлеге директорлары составына керде
Айдар Газизовны гарәп-мөселман илләренә сертификацияле “Хәләл” кош итен экспортлаудагы нәтиҗәле актив эшчәнлеге өчен, директорлар советына сайладылар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). 21 февральдә Халыкара сәнәгать академиясе конференцияләр залында Россия кошчылык берлеге әгъзалары һәм ассоциацияләнгән әгъзаларының гомуми җыелышы булып узды. Әлеге чарада “Хәләл” Халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов бертавыштан Россия кошчылык берлеге директорлар составына сайланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Россия кошчылык берлеге әгъзалары һәм ассоциацияләнгән әгъзаларының гомуми җыелышы карары нигезендә, “Хәләл” Халыкара стандартизация һәм сертификация үзәге генераль директоры Айдар Газизов бертавыштан Россия кошчылык берлеге директорлар составына сайланды. Биредә аның гарәп-мөселман илләренә сертификацияләнгән кошчылык тармагы җитештерүчеләренең “Хәләл” кош итен экспортлаудагы нәтиҗәле актив эшчәнлеге искә алынды", диелә әлеге хәбәрдә.
Җыелышта сүз Россия кошчылык өлкәсендә соңгы ике елда туган кыен икътисади вазгыять, кошчылык предприятиеләрендәге проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында барды. Шулай ук Россия кошчылык берлеге Президенты Владимир Фисинин кошчылык тармагы үсешендә дөньякүләм һәм Россия трендлары турында сөйләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз