news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәләл» экспорт һәм ТАССРның 100 еллыгы инвестицион өстенлекләр исемлегенә керде

ТР Министрлар Кабинеты республиканың 2020-2022 елларга исәпләнгән Инвестицион меморандумын раслады.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Диана Авакян). ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар һәм авыл хуҗалыгы продукциясе (моңа хәләл продукция дә керә) экспортын үстерү проектлары Татарстанның инвестицион сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләр арасына керде. ТР Министрлар Кабинетының республиканың 2020-2022 елларга исәпләнгән Инвестицион меморандумын раслау турындагы карарында шул хакта сүз бара.

Яңа юнәлешләр арасында шулай ук электрон сәүдәне, сакчыл җитештерү алымнарын кертүне (һ.б.) билгеләп үтәргә мөмкин. 2019 елгы меморандумда урын алган ислам финанс механизмнарын үстерү проектын исемлектән төшереп калдырганнар.

«Меморандум тарафыннан билгеләнгән инвестицион сәясәт юнәлешләренә социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм яңа өстенлекләрне, шулай ук закондагы үзгәрешләрне исәпкә алып, төзәтмәләр кертелергә мөмкин», — диелә документта.

Меморандум Татарстан территориясендә инвестицион эшчәнлек планнарын төзегәндә нигез сыйфатында тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100