news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл дип алдаучылар күп — Татарстан “Хәләл” комитеты

Кулланучылар “хәләл” тамгасы белән сатыла торган тавык итенең түбән сыйфатлы булуыннан зарлана.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Кулланучылар “хәләл” тамгасы белән сатыла торган тавык итләренең түбән сыйфатлы булуыннан зарлана. “Татптицепром” җәмгыяте генераль директоры Марс Алиев “Татарстан” радиосына биргән әңгәмә барышында кулланучылар студиягә шалтыратып, хәләл тавык итенең пешергәннән соң таралып китүенә, яисә тавык итенең дә, сөягенең дә канлы булуына аптырыйлар.

Хәләл тавыкны ничек сайларга һәм сыйфатсыз ризыкка тап булган очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге хакында “Татар-информ”га ТРның “Хәләл” стандартлар комитеты җитәкчесе урынбасары Хәйдәр Камалетдинов бәян итте.

“Беренче эш итеп, республиканың “Хәләл” комитетына мөрәҗәгать итү кирәк. Безнең белгечләр продукциянең хәләл булу-булмавын ачыклаячак. Бездә хәләл продукция җитештерүчеләр хакында барлык мәгълүмат та бар, алар реестрда теркәлгән. Без җитештерүчеләр белән элемтәгә кереп, әлеге мәсьәләне хәл итәчәкбез”, - диде Хәйдәр Камалетдинов. Мәсьәләне бу юл белән чишеп булмаса, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәткә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Тавыгың хәләлме?


“Хәләл" тамгасы белән сатыла торган тавыклар дөрестән дә хәләл булып саналсын өчен берничә шарт үтәлергә тиеш.

“Хәләл ит дигәндә, беренчедән, ул мөселманнарга Аллаһы Тәгалә тарафыннан кулланырга рөхсәт ителгән булырга тиеш. Икенче шарт − малның бөтен шартларны туры китереп суелган булуы. “Хәләл” стандартлар комитеты бары тик кул белән чалынган малны гына хәләл дип таный. Шулай ук мал “бисмиллә” әйтеп чалынган булырга тиеш. Хәләл ит сату белән шөгыльләнүче оешмалар әлеге таләпләр буенча эш итә, без моны тикшереп торабыз”, - диде комитет вәкиле.

Хәләл йомырка нинди була?

 

Соңгы арада кибет киштәләрендә хәләл тамгасы төшерелгән йомыркалар пәйда булгач, кулланучыда инди йомырка хәләл, ә кайсысы юк дигән сораулар туды. Хәйдәр Камалетдинов моңа да ачыклык кертте.

“Тавыклар асраучылар аларга төрле ризыклар ашата. Кайбер кош-корт дуңгыз сөягеннән ясалган ризык белән дә тукландырыла. Бу итне исә мөселманнарга кулланырга ярамый, чөнки кошта дуңгыз ДНКлары кала. “Хәләл” комитетына кергән кош-корт фабрикаларының ризыкларын да һәрдаим тикшереп торабыз. Әгәр тыелган ризык белән тукландырыла икән, мөселманнарга андый тавыкның йомыркасын да  кулланырга ярамый”, - диде “Хәләл” комитеты җитәкчесе урынбасары.

“Хәләл”не хәләл булмаганнан аерып булмый

“Хәләл” комитеты вәкиле ассызыклаганча, республикада җитештерелә торган хәләл продукция һәрдаим тикшерелеп тора. Шулай булуга да карамастан, хәләл булмаса да, “Хәләл” тамгасын кулланучылар еш очрый, дип билгеләп үтте Хәйдәр Камалетдинов.

“Хәләл" тамгасын куеп продукция сатучылар булгалый. Безнең белгечләребез көнсаен кибетләрдә, базарларда тикшереп йөриләр. Хәтта кафелар, рестороннар да күзәтү астында. Кулланучыга чын “Хәләл” тамгасы белән ялганны аеруы бик кыен, моны безнең белгечләр генә эшли ала”, - дип аңлатма бирде “Хәләл” комитеты әгъзасы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100