news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәләл бердәм милли стандартлар 2019 елның ноябрендә барлыкка киләчәк

Беренче милли стандартлар хәләл продукция базарында апробациядән соң тулы кыйммәтле булачак, диде Росстандарт башлыгы урынбасары Антон Шалаев.

Хәләл бердәм милли стандартлар 2019 елның ноябрендә барлыкка киләчәк
пресс-служба ЦСМ РТ

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Хәләл бердәм милли стандартлар 2019 елның ноябрендә барлыкка киләчәк. Бу хакта Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык (Росстандарт) җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев KazanSummit 2019 киңлекләрендә әйтте.

«Хәләл өлкәсендә беренче илкүләм стандарт 2019 елның ноябреннән дә соңга калмыйча башлангыч милли стандарт буларак кабул ителәчәк. Базарда апробация нәтиҗәләре буенча ул дәүләт милли стандарты кысаларына күчереләчәк», - дип аңлатты Росстандарт башлыгы урынбасары.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов 2020 елга кадәр Россиядә 15 һәм аннан да күбрәк милли хәләл стандарт барлыкка килергә тиеш, дип хәбәр итте.

Үз чыгышында Техник җайга салу һәм метрология буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Антон Шалаев хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү индустриясенең соңгы берничә елда бик зур үсеш алуын билгеләп үтте.

Бердәм стандартлар барлыкка килү үз товарларына һәм брендларына ышанычны һәм аларның эчке һәм халыкара базарларда көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга тиеш дип саный Шалаев. Ике ел элек Казанда шундый ук форум кысаларында стандартлаштыру буенча «Хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү» милли техник комитет төзү турында карар кабул ителгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100