news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Х.Клинтон ТР Президенты белән тышкы сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшләшергә вәгъдә бирде

АКШның дәүләт секретаре ике ил арасында элемтәләрне җайга салу буенча Татарстан тәҗрибәсен кулланырга ниятли

(Казан, 14 октябрь, “Татар–информ”, Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә АКШның дәүләт секретаре Хиллари Клинтон Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев белән очрашты.
Очрашу башланыр алдыннан АКШның Дәүләт департаменты башлыгы Казан Кремленең истәлекле урыннары, аерым алганда, Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборы белән танышты.
Минтимер Шәймиев Татарстанга визит белән килергә вакыт тапканы өчен үз исеменнән һәм барлык татарстанлылар исеменнән Хиллари Клинтонга рәхмәт белдерде. “Без моны зур хөрмәт билгесе буларак кабул итәбез”, – дип ассызыклады ул.
ТР Президенты Россиягә визиты барышында Хиллари Клинтонның күп нәрсә эшләвен билгеләп үтте. Россия һәм АКШ арасындагы хезмәттәшлек өчен яңа алымнар табылды. Хәзерге вакытта күптән түгел төзелгән Президент комиссиясе кысаларында күп нәрсә эшләнә. Боларның барысы да Россия һәм АКШ арасындагы диалогны киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ача.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, Татарстан тарихи яктан ислам һәм православие, Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында үзенчәлекле күпер булып тора. Соңгы елларда республика Ауропа илләре һәм АКШ белән сәүдә мөнәсәбәтләрен, шулай ук гарәп дөньясы белән элемтәләрне җайга салды. Россиянең дә гарәп илләре белән мөнәсәбәтләре ныгый.
“Татарстан җәмгыятенә толерантлык һәм үзара аңлашу хас. Казан һәрвакытта да Россиянең мәгърифәт үзәге булды”, – дип белдерде ТР Президенты. Аның сүзләренә караганда, кеше белемле булса, ул башкалар белән үзара аңлашуга тизрәк ирешә. Бүгенге көндә күрше илләрнең дипломатик мөнәсәбәтләре булмавы яки сугыш хәлендә торуы ярамаган эш.
“Казан һәм Татарстанга килүемә бик тә шатмын”, – дип белдерде очрашуда Хиллари Клинтон. Аның сүзләренә караганда, республика төрле милләт кешеләре һәм төрле дин тотучыларның киләчәккә бергәләп хәрәкәт итү үрнәге булып тора. Татарстан Президенты төрле кешеләрнең фикерләренә колак сала һәм бу идарә итүнең иң яхшы алымы.
Дәүләт секретаре Казан Кремлендә Кол Шәриф мәчете һәм Благовещение соборының янәшә урнашуын билгеләп үтте. Бу биредә тарихны хөрмәт итүләрен, шул ук вакытта кешеләрнең карашы киләчәккә төбәлүен күрсәтә. Хиллари Клинтон билгеләп үткәнчә, бүген ул танышкан “Камминз” двигательләре белән эшләүче “КАМАЗ” автомобильләре Россия һәм Америка компанияләренең уңышлы хезмәттәшлек итү үрнәге булып тора.
Хиллари Клинтон Ауропа һәм ислам дөньясы арасында диалогны җайга салу буенча Татарстан җитәкчелеге тарафыннан алып барылган эшне аерым билгеләп үтте. Республика үз мисалында христиан һәм ислам дөньясының бергә яши алуын күрсәтә. Төрле милләт кешеләре һәм төрле дин тотучылар бергәләп алга хәрәкәт итә ала.
Дәүләт секретаре дөнья буйлап сәфәр кылганда, АКШ Президентының йөкләмәләрен үтәгәндә, шул исәптән Әрмәнстан һәм Төркия арасындагы элемтәләрне җайга салганда Татарстан Президентына киңәш сорап мөрәҗәгать итәчәге хакында белдерде.
Америка журналистларының сорауларына җавап биреп, Минтимер Шәймиев АКШ Президенты тарафыннан күрелә торган чаралар аңа ошавы хакында белдерде. Форсаттан файдаланып, ТР Президенты Барак Обаманы Нобель премиясенә лаек булуы белән котлады.
Хиллари Клинтон Президент сарае белән танышканда Минтимер Шәймиев аңа “Булдырабыз! Мы можем!” дигән сүзләр уеп язылган канатлы барс сынын күрсәтүе хакында хәбәр итте. Дәүләт секретаре бу хакта моннан 6 ел элек “Әйе, без булдырабыз”, дигән шигарьне үзенең сайлау алды лозунгы итеп алган АКШ Президентына сөйләячәген әйтте. Шулай булгач, Барак Обама күп нәрсәдә ТР Президентына бурычлы, дип саный АКШның дәүләт секретаре.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100