news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкем ителгәннәрнең адвокатлары һәм зыян күрүче “Булгария” һәлакәте турындагы эш буенча суд карарына шикаять белдерде

Алар суд карарына риза түгел

 (Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Казанның Мәскәү районы судына хөкем ителгәннәр: “АргоРечТур” ҖЧҖ директоры, “Булгария” дизель-электроходы субарендаторы Светлана Инякина, “Россия елга регистры” ФДУ Кама филиалының Пермь участогы өлкән эксперты Яков Ивашов, “Булгария” дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Идел буе идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиев һәм бу бүлекнең элеккеге баш инспекторы Владислав Семеновтан, аларның адвокатларыннан, шулай ук зыян күргән Геннадий Игнариннан “Булгария” һәлакәте турындагы эш буенча суд карарына башлангыч апелляцион шикаятьләр килеп ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ирек Тимерхаҗиевны яклаучы адвокат Николай Глазунов мәгълүматы буенча, әлегә башлангыч шикаятьләр бирелгән, алар суд карарларының күчермәләрен кулга алганнан соң, тулыландырылачак.

“Без суд карарына бәйле шикаять белдерәчәкбез, чөнки Ирек Тимерхаҗиев судноның батуында һәм кешеләр үлемендә катнашы юк дип саный”, - дип белдерде “Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә Дәүләт диңгез һәм елга күзәтчелегенең Идел буе идарәсе Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимерхаҗиевны яклаучы.

Моңа кадәр судка прокуратура да суд карарына бәйле рәвештә башлангыч апелляцион шикаять кертте. Дәүләт гаепләве судның карарын йомшак дип саный.

Апелляцион шикаятьләрнең эчтәлеге, апелляцион инстанция судында - ТР Югары судында караганнан соң, хәбәр ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot