Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкем ителгән кеше Казандагы колония-поселениедән качкан
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре ир-атны Сафиуллин урамындагы йортларның берсендә тота алган.
(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Хөкем ителгән кеше Казандагы 2нче колония-поселениедән качкан. Әлеге мәгълүматны Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә расладылар.
Сак астында булмаган ир-ат 9 ноябрь көнне качкан. Берничә сәгатьтән соң ук аны тотканнар. 9 ноябрьдә Казанда 2нче колония-поселениедә тикшерү вакытында хөкем ителгән бер кешенең юклыгы ачыкланган.
“Оператив-эзләү чаралары барышында үзлектән колония-поселениене калдырып киткән ир-ат Казанның Идел буе районында тоткарланды”, - дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Алексей Ларин.
Хөкем ителүчегә карата материаллар эчке эшләр органнарына процессуаль карар кабул итү өчен җибәрелгән.
“Татар-информ”га шәхси чыганактан билгеле булганча, качкан 35 яшьлек ир-ат киләсе елның февраль аенда азат ителергә тиеш булган. Ул мошенниклык өчен өч елга хөкем ителгән булган. Хәзер инде аның срогы артачак.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре ир-атны Сафиуллин урамындагы йортларның берсендә тота алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз