news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкем ителгән 6100 зат “социаль лифт” системасы буенча каралып, 247се җиңеләйтелгән, 97се кырыс шартлардан гадәтигә күчерелгән, 138е, киресенчә, - каты шартлар булган оешмаларга

ТРда шартлы төстә вакытыннан алда азат итүләр саны ике тапкыр диярлек кимегән

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2014 нче елда Татарстан Республикасында хөкем ителгән затларның үз-үзен тотышына бәя бирү комиссияләре тарафыннан 6100 кешегә карата “социаль лифт” системасы буенча материаллар каралган. Бу хакта бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында идарә башлыгы Дәүфит Хәмәдишин хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе Павел Николаев катнашты.

Билгеле булганча, республиканың барлык төзәтү учреждениеләрендә хөкем ителгәннәрне “социаль лифт” системасы буенча аттестацияләү гамәлгә ашырыла. Дәүфит Хәмәдишин 6100 затның 247се җиңеләйтелгән, 97се кырыс шартлардан гадәтигә күчерелгәнен хәбәр итте. 138 кеше, тәртибе начар булганлыктан, киресенчә, каты шартлар булган оешмаларга эләккән.

Д. Хәмәдишин әйтүенчә, хөкем ителгәннәр тарафыннан җибәрелгән хилафлыклар саны 26 процентка арткан. “Моның төп сәбәбе – администрациянең куелган тәртип нормалары үтәлешенә, торак секцияләрнең тышкы кыяфәтенә, санитар торышына, көн тәртибенә буйсынуга таләпчәнлеген көчәйтүдә”, - дип билгеләп узды идарә башлыгы. Моннан тыш, бүген учреждение территориясендә хилафлыкларны теркәп барырга мөмкинлек биргән видеоконтроль системасы актив кулланыла. Бүгенге көндә учреждениеләрдә видеокүзәтү системасында 2064 камера исәпләнә.

Дәүфит Хәмәдишин 2014 нче елда шартлы төстә вакытыннан алда азат итүләр санының ике тапкыр диярлек кимүен әйтте. 2013 нче елда 1400 кеше шартлы рәвештә вакытыннан алда азат ителсә, 2014 нче елда 781 кеше генә иреккә иртәрәк чыгарылган.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot