news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәтнең ковидка каршы чикләүләрне катгыйландыру турындагы карары дөнья күрде

Аерым алганда, документта 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы гамәлгә кертеләчәге хакында сүз бара.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Хокукый мәгълүмат порталында Татарстан Хөкүмәтенең агымдагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә коронавирус инфекциясенә каршы чикләүләрне катгыйландыру турындагы карары дөнья күрде.

Аерым алганда, документта 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы гамәлгә кертеләчәге хакында сүз бара. «Татар-информ» агентлыгы материалларында билгеләп үтелгәнчә, җәмәгать транспортыннан файдаланганда пассажирлар коронавируска каршы вакцинация узуын раслый торган QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтергә тиеш. Оператив штабта пассажирларны ничек тикшерәчәкләрен аңлатканнар иде инде.

Шулай ук QR-кодлары яки вакцинациянең тискәре йогынтысы турында рәсми документлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бирелгән транспорт карталарының гамәлдә булу вакыты туктатылачак.

Моннан тыш, автовокзал һәм автостанцияләрдә шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларда (моңа төбәкара маршрутлар керми) 18 яшьтән узган һәр пассажирга, ул QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтми торып, билетлар сатылмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100