news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт юлларның торышын күзәтә

Авырлыгы 12 тоннадан артык булган транспорт чараларының автомобиль юлларына салган зыяны өчен түләү алу тәртибен үзгәртү карары имзаланды.

(Казан, 29 июнь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте башлыгы 12 тоннадан артык булган транспорт чараларының автомобиль юлларына салган зыяны өчен түләү алу тәртибен үзгәртү карарын имзалады. Документ бүген Хөкүмәт рәсми сайтында басылган. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Документка аңлатма материалларында хәзерге вакытта түләүләрнең транспорт чарасы хуҗасының маршрут картасы яисә борт җайланмасы мәгълүматлары нигезендә түләнүе әйтелгән. Шул ук вакытта борт җайланмасы белән 85 процент транспорт чарасы хуҗасы файдалана, машина йөртүчеләр исә аны еш кына сүндереп куя.

Документ түләү нәтиҗәлелеген арттыру һәм шундый хилафлыкларга юл куймау максатыннан эшләнгән.

Искәртеп үтик, Россиядә 2016 елның ноябреннән "Платон" системасы гамәлгә керде, аның нигезендә йөк машиналарыннан автотрассаларда йөргән өчен түләү алына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100