Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт йортында республика предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру турында уйлаштыралар
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты.
![Хөкүмәт йортында республика предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттыру турында уйлаштыралар](https://tatar-inform.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/12/11/0f0990ac1a8e2233f2b86013ff34bdc982606a13ab9ea4161ea871768103.jpg)
(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ACM (Accounting, Controlling, Management) компаниясенең стратегия һәм үсеш буенча директоры Томаш Навратил белән очрашты.
Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Зарипов, «Казан вертолет заводы» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай катнашты.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/05eb11d6234a0fcf48064d7900cc97d085f648db13ccd8de43cd7254ef0b.jpg)
Яклар Татарстан белән ACM компаниясе арасында эш вакытын файдалануны оптимальләштерү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү исәбенә республика предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/3b2135dd98e4a188e55f52c6aa7514b3e74a7b8e5a082d6b10fc3b486a32.jpg)
Очрашу барышында Казан вертолет заводының ACM белгечләре белән эш тәҗрибәсе турында «КВЗ» ГАҖ генераль директоры Вадим Лигай мәгълүмат бирде.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/52af83dad46d729e5d6715f6930f3c5b63c20449d0d787736b6e980f0d46.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз