news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт йортында киңәшмәдә көзге кыр эшләре торышы турында сөйләштеләр

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Хөкүмәт йортында киңәшмәдә көзге кыр эшләре торышы турында сөйләштеләр
agro.tatarstan.ru/

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). 29 сентябрьдә Татарстан Хөкүмәт йортында министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре катнашында республика киңәшмәсе уздырылды. Видеоконференциядә республикада көзге кыр эшләренең торышы турында хисап тотылды. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыю 28 сентябрьгә мәйданнарның 48 процентында башкарылган. Миллион тоннадан артык чөгендер җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 347 центнер чыккан. "Чөгендерне эшкәртү дә план буенча бара. Әлегә тәүлеккә 17 мең тонна продукция җитештерелә. Бүгенгә яңа уңыштан 51 мең тонна шикәр әзерләнгән", - дип хәбәр итте  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмәдә.

Чөгендер мәйданы быел узган елга караганда азрак булса да, уңыш начар түгел. Шул ук вакытта бәрәңге уңышы да сөендерә: бер гектардан 275 центнер чыга. Бу былтыргыга караганда 60 центнерга күбрәк.

"Соңгы елларда яшелчә мәйданы әкренләп арта бара, бүген ул 2,4 мең га тәшкил итә, 2013 елдан башлап 30 процентка арткан. Икенче атнадан бәрәңгене җыю темплары да артачак"», - диде Марат Әхмәтов.

Төнге кырауларның булмавы орлык кукурузының өлгерүен тоткарлый. Әлегә 105 мең га кукуруз кыры җыелмаган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы игенчеләргә кукурузның өлгереп җиткәнен көтәргә тәкъдим итте. Быел бу культурага барлык төбәкләрдә диярлек кытлык, димәк, аның бәясе дә югары булачак, хәзер үк аның тоннасы 15 меңгә җитә.

Җәйнең коры булуы туфрак эшкәртүдә кыенлыклар тудырды: "Безне туфракның торышы борчый. Туфрак шундый тыгыз, хәтта сабаннар чыдамый, ватыла. Әмма эшләргә кирәк"», - диде Әхмәтов. Туңга сөрү 1,5 млн. гектарда, ягъни планнан 75 процент мәйданда башкарылган. Министр тирәнрәк сукаларга тәкъдим итә, алай иткәндә, кышкы дым күбрәк саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100