news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт йортында Казанның тарихи үзәгендәге төзелешләргә кагылышлы 10 проект каралды

Аларның сигезе буенча уңай карар кабул ителде, калган ике проектны эшләп бетерергә күрсәтмә бирелде

 (Казан, 1 февраль. “Татар-информ”). Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Казанның тарихи үзәгендәге төзелешләргә кагылышлы 10 проект каралды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә әлеге проектларның каланың тарихи йөзенә ни дәрәҗәдә тәңгәл килүе тикшерелде.
Тәкъдим ителгән проектларның берсе Бутлеров һәм Маяковский урамнары чатындагы – элек медицина хезмәткәрләре мәдәният сарае урнашкан бина белән бәйле. Элеккеге рәвешен саклаган хәлдә яңартылган бу бинага кыйммәтле булмаган кунакханә урнаштыру ниятләнә. Проектларның икенчесе Зур Кызыл урамында хореография училищесы интернаты ураншкан дүрт катлы бинага кагыла.
Бүген кайбер проектлар узган киңәшмәләрдә күрсәтелгән кимчелекләрне исәпкә алып, сизелерлек үзгәрешләр кертелгәннән соң тәкъдим ителде. Төзәтмәләр яшеллек мәйданнарын киңәйтү һәм скверлар төзүгә кагыла. Кайбер очракта ул инвесторларларның яңа объектлар төзелешеннән тыш, янәшәдәге биналарны торгызу буенча йөкләмә алулары белән бәйле.
Бүген каралган 10 проектның 8 е буенча киңәшмдә уңай карар кабул ителде. Калган ике проект авторларына, күрсәтелгән кимчелекләрне исәпкә алып, аларны эшләп бетерергә кушылды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot