news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт йортында Казан Универсиадасы трансляциясен оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр

Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александр Жаров белән очрашты

(Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александр Жаров, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Ситников һәм “Россия телерадиотапшырулар челтәре” ФДУП генераль директоры Алексей Малинин белән очрашты. Анда 2013 елда Казанда узачак җәйге Универсиада трансляциясен оештыру, яңа буын элемтә челтәрен үстерү хакында сүз барды, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Очрашудан соң ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге генераль директоры Николай Никофоров белдергәнчә, Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге IT-парк эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр, элемтә челтәрләрен үстерү перспективасы да фикер алышуга чыгарылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot