Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт Йортында Иннополис шәһәре үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
Рөстәм Миңнеханов: Төп мәсьәлә – Иннополиска яңа резидентларны җәлеп итү һәм компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.
(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис (Югары Ослан муниципаль районы) шәһәре үсешенә кагылышлы мәсьәләләр буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында үтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов бүгенге киңәшмәнең Иннополиска яңа резидентларны җәлеп итүгә һәм инде эшләп килүче компанияләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүгә багышланачагын искәртте.
Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов доклад белән чыгыш ясады. Ул бүген Иннополис территориясендә 46 компаниянең эшләп килүен хәбәр итте. Шуларның 39ы 2016 ел азагына резидент һәм партнер дәрәҗсен алуын белдерде.
2016 елның ахырына "Иннополис"та 544 эш урыны булдырылган. Иң әһәмитяле компанияләр арасында – “Сбербанк-Технологии”, “Касперский”, “Яндекс”, “БАРС групп”, “UFS универсаль финанс система” һ.б.
2016 елның сентябрь аенда Иннополиста ресурс үзәге булдырылды. Аның төп максаты - компания – резидентларны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү.
Шәһәрнең мэриясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Иннополис мэры Руслан Шагалиев сөйләде. Шәһәрдә хәзер 2,5 меңнән артык кеше яши, балалар бакчасы һәм мәктәпкә 327 бала йөри. Шәһәрдә 80 компания һәм шәхси эшмәкәр теркәлгән, дип хәбәр итте ул.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиска мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче компанияләрне җәлеп итү буенча эшне көчәйтергә, инновацион шәһәр территориясендә яңа объектларны (торак йортлар, юллар) төзү һәм файдаланышка тапшыру срокларын сакларга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз