news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт йортларга «акыллы» газ счетчигы урнаштыру фикереннән баш тартты

Вице-премьер Дмитрий Козак инициативаны бик кыйммәтле булды дип саный.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Хөкүмәт илдәге йортларга «акыллы» газ счетчикларын урнаштырудан баш тартырга карар итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Әлеге чараны финанслау чыганаклары, инициатива өчен сарыф ителәчәк акча күләме, кулланучыга йөкләнешен җентекләп исәпләүне вице-премьер Дмитрий Козакка кушканнар. Ул үзе шул хакта сөйләгән.

«Санадык. Бу исәп-хисаплар буенча, шактый саллы сумма чыга. Чөнки бу эшне тормышка ашыру өчен, газ тарифларыннан тыш, компенсациянең башка чыганаклары юк. Без моңардан баш тартабыз, нигездә, бу идеядән баш тарттык инде», — дигән Дмитрий Козак «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Дмитрий Козак, киләчәктә Хөкүмәт, мөгаен, бу мәсьәләгә кире кайтыр, дип өстәгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot