news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт җәяүлегә юл бирмәү өчен салынган штраф күләмен арттыру тәкъдимен хуплаган

Штрафның күләме - 1,5 меңнән алып, 2,5 мең сумга кадәр.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте җәяүлегә юл бирмәгән өчен салынган штраф күләмен арттыру турындагы закон проектын хуплаган. Штраф күләме 2,5 мең сумга кадәр артачак, диелә Министрлар Кабинеты сайтында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта җәяүлеләргә, велосипедчыларгә һәм башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл бирмәгән транспорт хуҗасына 1,5 мең штраф салына ала иде.

Закон проекты буенча, Административ хокук бозу кодексында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә, җәяүлеләргә һәм юл хәрәкәтендә башка катнашучыларга юл бирмәгән өчен йөртүчеләргә 1,5 меңнән алып, 2,5 сумга кадәр административ штраф билгеләү тәкъдим ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot