Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хөкүмәт түрәләрне дәүләт хезмәтенә кагылышлы сорауга 10 көндә җавап бирергә мәҗбүр итә
Бу - дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү мөмкинлеген бирәчәк дип өметләнелә.
(Казан, 19 ноябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев гражданнарның дәүләт хезмәтләренә бәя бирү системасына үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады, дип хәбәр итә "ТАСС".
Яңа кагыйдәләр буенча, хәзер гражданин тәкъдим ителүче дәүләт хезмәтләренә бәя биреп кенә калмыйча, ә үз фикерен дә җиткерә алырга хокуклы һәм аңа тиешле орган 10 көн эчендә җавап та бирергә тиеш.
Гражданнар дәүләт хезмәтләре сыйфатын биш баллы шкала буенча бәяли алачак. Бу исә тиешле органнардагы җитәкчеләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләрен исәпкә алып, дәүләт хезмәтләре сыйфатын күтәрүдә чаралар күрү мөмкинлеген бирәчәк, дип көтелә.
Россия Хөкүмәте рәисе кул куйган карар 2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз