news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хөкүмәт төбәкләргә юллар үсешенә 10 миллиард сум акча юллаган

Россия хөкүмәте 49 төбәк арасында 10 миллиард сум акчаны юллар төзелешенә бүлгән. Тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күрде.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте 49 төбәк арасында 10 миллиард сум акчаны юллар төзелешенә бүлеп биргән.Тиешле карар чәршәмбе көнне Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күрде, дип җиткерә РИА Новости.

"Имзаланган карар нигезендә 10 миллиард сум күләмендә бюджетара трансфертлар бүленә. Бу акчалар  2017 елда федераль бюджеттан 49 Федерация субъектына төбәк юл хуҗалыгы максатчан программасын тормышка ашыруга каралган", — диелгән документ белешмәсендә.

Акчалар "автомобиль юлларын нормага китерү, киңәйтү һәм яхшыртуга каралган". 

Гыйнвар аенда премьер-министр Дмитрий Медведев 2020 елга юлларның 85 процент чамасы яхшы торышта булырга тиеш, дип җиткергән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot