news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт сынау партиясе җитештерүгә киткән оешма чыгымнарының яртысын капларга җыена

Субсидия югары технологияле яңа төр продукция җитештерү күләмен арттырырга, оешмаларның чыгымнарын киметергә һәм яңа эш урыннары булдырырга булышачак.

(Казан, 30 май, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Хөкүмәте сәнәгать оешмаларының сынау, ягъни пилот партиясе җитештерү һәм сатуга киткән чыгымнарының яртысын компенсацияләргә җыена. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Кул куелган карар нигезендә, федераль бюджеттан субсидия бирү кагыйдәләре аңлатыла. Аннан аңлашылганча, фактик рәвештә сәнәгать оешмасы тарафынанн тотылган чыгымнарның 50 проценты компенсацияләнәчәге әйтелә.

Субсидия югары технологияле яңа төр продукция җитештерү күләмен арттырырга, оешмаларның чыгымнарын киметергә һәм яңа эш урыннары булдырырга булышачак, дип фараз кылына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100