news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт пенсионерның яшәү минимумын исәпләү ысулын үзгәртәчәк

14 төбәктә ул тиешле дәрәҗәдән түбән, диде вице-премьер Татьяна Голикова.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте пенсионерның яшәү минимумын исәпләү ысулын үзгәртәчәк. Бу турыда Вице-премьер Татьяна Голикова Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итте. Бу турыда ТАСС яза.

Пенсионерларга яшәү минимумын билгеләү ысулына үзгәрешләр әзерләнүе турында Россия Президенты Владимир Путин искәртте.

“Закон проектын әзерләү кысаларында башка министрлыклар вәкилләре белән бу вазгыятьне анализладык. Әлегә 2018 ел өчен мәгълүмат юк, шуңа 2017 елныкын карадык. 14 төбәктә яшәү минимумы тиешле дәрәҗәдән түбән булуы ачыкланды. Бу фаразлар картинасын боза”, - диде вице-премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100