news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт педагогларның хезмәтенә түләүгә карата таләпләрне үзгәртергә ниятли

Сынау проектын Россиянең алты субъектында гамәлгә ашырырга ниятлиләр.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә педагогларның хезмәтенә түләүгә карата таләпләрне үзгәртү буенча сынау проектын гамәлгә ашыра башларга ниятлиләр, Хөкүмәт шул хакта карар әзерли. Әлеге яңалык илнең кайбер төбәкләрендәге түбән хезмәт хакларына бәйле проблеманы хәл итәргә тиеш. Бу хакта «Российская газета» Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенкога сылтама белән хәбәр итә.

Матвиенко сүзләренчә, түбән хезмәт хакы укытучы һөнәренең абруена тискәре йогынты ясый һәм педагогик вуз тәмамлаучылар мәктәптә эшләргә теләмичә генә бара. Алга таба бу укытучылар корпусының сизелерлек картаюына китерәчәк.

«Тагын бер тискәре нәтиҗә – педагогларның төбәкара миграциясе, аларның түбән хезмәт хакы түләнә торган Федерация субъектларыннан эш хакы югары булган субъектларга күченүе. Нәтиҗәдә, мондый күренешкә тап булабыз: заманча уку җиһазлары урнаштырылган мәктәптә педагогларга кытлык күзәтелә», - дип искәртте Федерация Советы спикеры.

Сынау проектын Россиянең алты субъектында гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Матвиенко искәртеп үткәнчә, Федерация Советы укытучы хезмәтенә түләү проблемасына беренче тапкыр гына игътибар юнәлтми. Әйтик, узган елда сенаторлар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә педагоглар хезмәтенә түләүдә бердәм система кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде инде. Әлеге инициативаны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100