news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт минималь хезмәт хакын арттыруны җәйгә калдырырга җыена

Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә.

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена. Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК Министрлар Кабинеты материалларына сылтама белән.

Басма мәгълүматларына караганда, әлеге башлангычны Хөкүмәтнең закон чыгару комиссиясе хуплаган. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум тәшкил итәчәк. Бу алдан планлаштырылганнан күләмнән 90 сумга азрак. Бу чара кече бизнеска ярдәм йөзеннән кертелә, дип хәбәр ителгән.

Искәртәбез: РФ Президенты Владимир Путин июнь аенда минималь хезмәт хакы күләмен 21 процентка – 7,5 мең сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Барлыөгы 1 млн хезмәткәрнең эш хакы күтәрелде, аларның 87 проценты дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә мәшгуль.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100