news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт Мәскәү-Казан магистрале төзелеше өчен аерым закон проекты эшли

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзелешенең гомуми бәясе - 1,068 трлн сум.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ). Россия Федерациясе Хөкүмәте Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзелешен тәэмин итүче аерым закон проекты эшли. Бу хакта кичә Дәүләт Думасының транспорт һәм төзелеш буенча комитетының киңәйтелгән утырышында РФ транспорт министры урынбасары Сергей Аристов белдергән. Бу хакта "Мәскәү" агентлыгы хәбәр итә.

Аристов әзерләнә торган документ "Олимпия төзелеше турындагы закон аналогы" булачак дип билгеләп үтә. Аның фикеренчә, бу әһәмиятле адым, чөнки югары тизлекле магистраль кебек "уникаль объект" төзелеше өчен җир, шәһәр төзелеше законнарына үзгәрешләр кертү зарур. "Юкса,  трассаны планлаштырылганча гына үткәреп булмый", - дип билгелә үткән министр урынбасары.

Беренче этапта югары тизлекле магистральнең озынлыгы 770 километр тәшкил итәчәк. Анда 400 км/сәг кә кадәр тизлек белән хәрәкәт итәргә мөмкин булачак.

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль төзелешенең гомуми бәясе - 1,068 трлн сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100