news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт «Өлкән буын» проектына 100 миллиард сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итте

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев искәрткәнчә, программада өлкәннәр тормышының актив чорын озайтуга басым ясалачак.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). «Өлкән буын» проектына 100 миллиард сумга якын акча сарыф ителәчәк. Программада өлкәннәр тормышының актив чорын озайтуга басым ясалачак, дип белдерде РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Алдагы елларда без проектны гамәлгә ашыру өчен 100 миллиард сум акча сарыф итәргә ниятлибез. Бездә конкрет күрсәткечләр бар, аларга ирешергә тиешбез», - диде Медведев «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Өлкән буын» программасын гамәлгә ашыру проблемасына багышланган киңәшмәдә.

Шул ук вакытта, Медведев сәламәт тормышны озайту кирәклегенә басым ясады. «Биредә профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация хәлиткеч роль уйный. Без аларның мөмкинлекләрен киңәйтәчәкбез һәм 2024 елга өлкәннәрнең ким дигәндә 70 проценты профилактик тикшерү узарга тиеш булачак», - диде Премьер-министр.

Шулай ук шәһәр белән чагыштырганда авылда үлүчеләрнең күбрәк булуына бәйле фактор да исәпкә алыначак, дип өстәде ул. «Шуңа күрә авылда яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен өстәмә тикшеренүләр үткәреләчәк», - диде Медведев.

Ул барлык төбәкләрдә дә заманча гериатрик үзәкләр челтәрен булдыру кирәклеген искәртте. «Аларда йөзләгән мең гражданга ярдәм күрсәтеләчәк», - диде Премьер-министр.

Инде бүген үк күп кенә төбәкләрдә иҗади клублар, компьютер курслары, чит телләрне өйрәтү курслары эшли. Аларга өлкән яшьтәге кешеләр остазлар сыйфатында җәлеп ителә, дип искәртте Медведев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100